Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләр комплексы турында шторм кисәтүе

2025 елның 12 июне, пәнҗешәмбе

12 июньдә кичен, 13 июньдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә яшенле, көчле яңгырлар явуы, секундына 15-23 метр тизлектә искән көчле җил көтелә. боз явуы да ихтимал.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:

Яшенле яңгыр вакытында:

Әгәр дә сез велосипедта, мотоциклда яки машинада яшенле яңгыр астында калсагыз, һичшиксез хәрәкәтне туктатыгыз һәм машинадан якынча 30 метр ераклыкта яшенле яңгыр беткәнен көтегез. Машинада йөрүне дәвам итәргә ярамый, чөнки аның электроникасы сафтан чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм көтәргә кирәк.

Әгәр дә сез яшен вакытында ачык урында булсагыз, мөмкин булганча җиргә (комлы яки ташлы туфракка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Машина йөртүчеләр юлда бик игътибарлы булырга тиеш.

Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International