Баулыда Сабан туе бәйрәме күңелле һәм мавыктыргыч узды. Традиция буенча биредә халыкны һәм кунакларны бай мәдәни программа, уеннар һәм ярышлар көтә иде. Бәйрәм кунакларын мәйданга керү капкасы янында җырлар һәм биюләр белән районының иҗат коллективлары каршы алды. Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров озатуында алар “Минем авыл” милли ишегаллары белән таныштылар, анда аларны милли костюмнарда иҗат коллективлары каршы алды, тәмле милли ризыклар белән сыйладылар.
Сабантуй авыл хезмәтчәннәре бәйрәме, шуңа да бәйрәмдә иң беренче чиратта авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләделәр. Чара барышында мәйданда шулай ук дәүләт бүләкләре тапшырдылар һәм һөнәре буенча иң-иңнәрен бүләкләделәр. Язгы кыр эшләре йомгаклары буенча, 2025 елгы чәчүнең абсолют батыры исеменә «Николашкино» җәмгыяте механизаторы Дмитрий Никулин лаек булды, ә чәчүнең яшь батыры булып «Миңнуллин» хуҗалыгы механизаторы Игорь Бәхтияров танылды.
Сәхнәдә үзешчән артистлар чыгыш ясады. Тамашачыларны Татарстан Республикасының халык артисты Алинә Шәрипжанованың чыгышы да битараф калдырмады.
Сабантуй кунаклары өчен төрле уеннар, спорт ярышлары оештырылды, шулай ук «Сабантуй - ГТО» мәйданчыгы эшләде. Ә бәйрәмнең иң матур өлеше булып татар милли көрәш булды. Финал мавыктыргыч узды, нәтиҗәдә абсолют батыр билгеләнде - ул Илмир Сабиров, ә егетләр арасында абсолют батыр булып Илдар Низамов калды. Традиция буенча аларга берәр тәкә тапшырдылар. Аксакаллар арасында Вакиль Ризванов иң көчле, иң җитез дип табылды.
Ипподромда ат чабышлары узды, быел анда 15 ат катнашты.
Барлык фотосурәтләрне https://disk.yandex.ru/d/1AouSPwLaBiM2g сылтамасы буенча карарга мөмкин.