Әлмәттә «Сатып алуларда нәтиҗәле катнашу» темасына семинар узачак

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

2025 елның 10 июнендә Татарстан Республикасының сатып алулар буенча Дәүләт комитеты Әлмәт шәһәрендә тәэмин итүчеләр өчен зона семинар-киңәшмәсе оештыра. Чара дәүләт һәм муниципаль сатып алулар өлкәсендә бизнес вәкилләренең тәҗрибәләрен арттыруга юнәлдерелгән.

Семинар Тимирязев ур., 20 йорт адресы буенча “Кванториум” балалар технопаркында узачак. Тәэмин итүчеләр өчен чара 9:30да башлана һәм 13:00гә кадәр дәвам итәчәк, катнашучыларны теркәү 9:00 дан башлана. Заказ бирүчеләр өчен аерым сессия 10:00 нан 13:30 га кадәр планлаштырыла.

Семинарның төп максаты - тәэмин итүчеләргә сатып алулар процессында нәтиҗәлерәк юнәлеш тотарга һәм аларны кече һәм урта бизнес өчен дәүләт ярдәме чаралары белән таныштырырга ярдәм итү. Барлык катнашучыларга электрон сертификатлар биреләчәк.

Катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча рәсми порталда гариза бирергә кирәк: https://zakupki.tatar/seminars/zonalnoe-soveshhanie-dlya-postavshhikov-effektivnoe-uchastie-v-zakupkah-2/.

Дәүләт комитеты компанияләргә сатып алу эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен җаваплы булган хезмәткәрләрне чарага җибәрергә киңәш итә.

Зональ киңәшмә программасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International