Ветеран-спортчылар, "Россия Пенсионерлар берлеге" нең җирле бүлекчәсе әгъзалары, Баулы шәһәренең өлкән буын аралашу үзәге активистлары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган 15 нче республика Спартакиадасының икенче этабында катнаштылар.
Йөзләгән катнашучылар арасында безнең спортчылар лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр, иң яхшы унлыкка керделәр! Җиңел атлетикада Виктор Мельников көмеш медаль, дартс буенча беренче стартта Татьяна Вәлиева алтын медаль яулады.
Бу җиңүләр ветераннарыбызның активлыгын һәм югары дәрәҗәдәге спорт әзерлеген раслады. Без сезнең белән горурланабыз һәм актив тормыш үрнәге күрсәткәнегез өчен рәхмәт белдерәбез!