Баулыда яшәүче хезмәт ветераны 90 яшьлек юбилеен билгеләп уза

2025 елның 3 июне, сишәмбе

Баулы шәһәрендә яшәүче Вилданова Нина Демьяновна бүген үзенең олуг юбилеен билгеләп үтте. Аңа котлауларны район җитәкчелеге һәм якын кешеләре җиткерде.

Нина Демьяновна ире Мәүлетхан белән 65 елга якын бәхетле гомер кичергәннәр. Алар өч малай тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер юбилярның алты оныгы һәм алты оныкчыгы бар. Нина Демьяновнаның хезмәт стажы 40 елдан артык. Ул күп еллар нефть тармагында эшләгән. Пенсиягә чыкканчы «Баулынефть» нефть һәм газ табу идарәсендә оператор булып эшли.

Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина юбилярга район башлыгы Ильяс Гозәеров исеменнән котлау хаты тапшырды. Шулай ук, Нина Демьяновна “Баулынефть” нефть һәм газ табу идарәсенең ветераннар советы вәкиле  тарафыннан да котлаулар кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International