Балаларны яклау көне уңаеннан Баулыда бәйрәм чарасы узды

2025 елның 2 июне, дүшәмбе

Шәһәрнең төп мәйданында Балаларны яклау көненә багышланган "Чикләрсез балачак" бәйрәм концерты узды. Бәйрәм белән Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гозәеров котлады.

Иң актив, иң талантлы балалар һәм аларның гаиләләре бу көнне дипломнар һәм грамоталар алды. Мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатлары белән район чараларында актив чыгыш ясаган, шулай ук Бөтенроссия, Халыкара һәм Республика конкурсларында катнашучылар бүләкләнде. 
 Мәйданда төрле мәйданчыклар эшләде, анда мастер-класслар, әдәби-уен программалары һ.б уздырылды.
 Чара балаларның тырышлыгын һәм талантларын бәяләргә әзер булган күп кенә тамашачыларны җыйды. Әлеге балалар өчен оештырылган бәйрәм шатлык һәм соклану бәйрәме булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International