Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтүе

2025 елның 30 мае, җомга

31 майда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 34 градус эсселек көтелә. 

1.Өйдә салкын һава температурасын саклагыз. Көндез тәрәзәләрне (аеруча тәрәзәләр кояш ягына чыкса) ябып, күләгә ясагыз. Төнлә тышта һава температурасы өйдәгегә караганда түбән булганда, тәрәзәләрне ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган булса, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерә ала, ләкин һава температурасы 35 градустан артканда, саклап кала алмый. Эсседә күп эчәргә кирәк.

2. Эсседә калмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, аеруча төнлә. Әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын бүлмәләрдә (мәсәлән, кондиционер белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Көннең иң эссе вакытында тышка чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик күнегүләр эшләмәгез. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган машиналарда калдырмагыз.

3. Тәнегезне артык җылытмагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкын душка керегез. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, дымлы салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аякка салкын ванналар ясарга һ.б. җиңел һәм иркен табигый тукымадан кием кияргә мөмкин. Урамга чыкканда, киң шляпа яки кепка, кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм спиртлы эчемлекләр эчмәгез, эчү режимын саклагыз.

4. Башкаларга булышыгыз. Әгәр дә аномаль эсселек берәр кешенең сәламәтлеге өчен куркыныч янаса, аларга кирәкле ярдәм күрсәтегез. Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләр янына тәүлегенә бер тапкыр булса да барып килегез. Әгәр дә пациент ниндидер дарулар кабул итсә, аны дәвалаучы табиб белән киңәшләшегез һәм бу даруларның терморегуляциягә һәм организмның су балансына ничек тәэсир итүен ачыклагыз. Әгәр дә сездә сәламәтлек проблемалары булса: даруларны 25 градустан югары булмаган температурада яки суыткычта саклагыз (күрсәтмәне үтәгез), хроник авырудан интексәгез яки берьюлы берничә дару эчсәгез, медицина ярдәмен чакырыгыз.

5. Әгәр дә сез үзегезне начар хис итсәгез.

Әгәр дә сез баш әйләнү, борчылу яки көчле сусау һәм баш авыртуын сизсәгез, салкын урынга мөмкин кадәр тизрәк күченергә һәм тән температурасын үлчәргә тырышыгыз. Сыеклык югалтуны туландыру өчен су яки җимеш согы эчегез, ял итегез. Әгәр дә сез мускул спазмнарын сизсәгез (алар ешрак аякларда, кулларда яки корсак өлкәсендә, күп очракта эсседә озак вакыт физик күнегүләр нәтиҗәсендә барлыкка килә), һәм минераль алмашуны нормальләштерү өчен электролитлар булган эремә эчегез. Әгәр җылылык спазмы бер сәгатьтән артык туктамаса, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр дә берәр якын кешегезнең тәне кайнар булып, кибеп торса, аңын югалтса кичекмәстән медицина ярдәмен чакырыгыз.

Табиблар килгәнче, зыян күрүчене салкын урынга күчерегез һәм аны горизонталь позициягә урнаштырыгыз. Зыян күрүчене чишендерегез һәм суыту процедураларын үткәрә башлагыз: салкын компрессны муенга, култык асты чокырларына һәм бил өлкәсенә куегыз, саф һава агымын тәэмин итегез, тирегә бүлмә температурасындагы су сибегез (20-25 градус С). Тән температурасын үлчәгез. Зыян күрүчегә парацетамол яки аспирин бирмәгез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International