Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты республика халкы өчен яңа мәгълүмат сервисы – «Татарстан тарифлары» телеграм-ботын эшләп чыгарды. Электрон ярдәмче гражданнарга гамәлдәге тарифлар турында актуаль һәм дөрес мәгълүматны реаль вакыт режимында алу мөмкинлеге бирә.
Цифрлы сервис регулятор һәм халык арасындагы үзара хезмәттәшлекне сизелерлек гадиләштерә, гражданнарны дәүләт органына шәхси мөрәҗәгать итү зарурлыгыннан азат итә. Кулланучылар теләсә кайсы вакытта тарифлар турында кызыксындырган мәгълүматны тиз таба ала.
Ботның мөһим өстенлеге булып даими рәвештә мәгълүматны яңарту тора - белешмәләр гамәлдәге бәяләр һәм тарифлар расланган яки төзәтелгән саен актуальләштерелә.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты республиканың барлык халкын яңа сервистан файдаланырга чакыра. "Татарстан тарифлары" телеграм-ботына түбәндәге сылтама буенча керергә мөмкин: https://t.me/Tarif_RT_bot

