Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең гавами чарасын үткәрү

2025 елның 28 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хәбәр иткәнчә, гавами чаралар (фикер алышулар) үткәрү План-графигы нигезендә, 2025 елның 17 июнендә 10 сәгатьтә  Куйбышев ур., 20 адресы буенча урнашкан административ бинаның утырышлар залында "Алкоголь һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре" буенча чара уздырылачак.
Чарада алкоголь һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда хокук куллану практикасы нәтиҗәләре тикшереләчәк; ачыкланган хокук бозулар сәбәпләрен анализлау һәм гамәлдәге законнарның контроль субъектларына аңлату булачак. Доклад белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы башлыгы Михеева Миләүшә Индусовна чыгыш ясаячак. Чара тәмамланганнан соң катнашучыларга тиешле консультацияләр һәм аларны кызыксындырган мәсьәләләр буенча киңәшләр биреләчәк.

Күрсәтелгән тематика буенча үзегезне кызыксындырган сорауларны Сез 2025 елның 06 июненә кадәр түбәндәге электрон адреска җибәрә аласыз: Milyausha.Miheva@tatar.ru тел.  7 (8432) 33-66-82.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International