Хәзер Татарстан җитештерүчеләре дә Wildberries & Russ һәм стратегик инициативалар Агентлыгының (АСИ) «Үсеш платформасы» Россия эшмәкәрләренә комплекслы ярдәм күрсәтү һәм үстерү проектында катнаша алачак!
25 майда 14:00 сәгатьтән 17:30 сәгатькә кадәр Яшел Үзән шәһәренең мәдәни үсеш Үзәгендә (Королева 17) "Минем бизнес" үзәге эшмәкәрләрне "Үсеш платформасы" проекты кысаларында презентациягә һәм укытуга чакыра.
"Үсеш платформасы" локаль брендларга инфраструктура ярдәме чаралары комплексын һәм Wildberries югары технологияле цифрлы сәүдә платформасының уникаль мөмкинлекләрен тәкъдим итә. Проект резидентлары товарлар булдыру һәм алга этәрү, продуктларны яңа үсеш дәрәҗәсенә чыгару һәм ил эчендә тәкъдим ителешне сыйфатлы көчәйтү өчен инструментарийдан файдалана ала.
Проектка инде 9 төбәк һәм 286 бренд кушылды.
Wildberries та "Үсеш платформасы" бренд-катнашучылары әйләнеше инде хәзер үк узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 60% тан артыкка үскән
Проектта катнашу өчен сайлап алу узарга кирәк.
Кем катнаша алачак:
- Wildberries та тәкъдим ителгән яки электрон мәйданчыкларда сатуга әзер булган үзебезнең җитештерүчеләр.
- КУЭ реестрындагы эшмәкәрләр.
- Эшмәкәрләр, җитештерүне локальләштерү дәрәҗәсе 50% тан да ким түгел.
- Үзләренең сәүдә маркасы астында эшләүче һәм теркәлгән товар билгесе булган эшмәкәрләр.
- Кулланучылар ихтыяҗы товарларын 3 айдан яраклылык срогы белән сата торган эшмәкәрләр.
Сайлап алуда катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк