Татарстанда суд табигатьне саклау прокуратурасы таләпләрен хуплады һәм составына урман фонды җирләре кергән җир кишәрлекләрен кадастр исәбеннән төшерергә карар кылды

2025 елның 13 мае, сишәмбе

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан урман законнарының үтәлеше тикшерелде.

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы җирле үзидарә органы карарлары нигезендә законсыз рәвештә биш җир кишәрлеге төзелгән, аларның составына Матюшино кишәрлеге урманчылыгының гомуми мәйданы 2,2 гектардан артык булган җирләре кертелгән.

Закон бозуларны бетерү һәм урман фонды җирләрен дәүләт милкенә кайтару максатыннан табигатьне саклау прокуроры судка мөрәҗәгать иткән.

Татарстан Республикасы Лаеш район суды прокурор таләпләрен канәгатьләндерде.

Суд карары җирле үзидарә органының әлеге җир кишәрлекләреннән даими (вакыты чикләнмәгән) файдалану хокукын туктату һәм аларны кадастр исәбеннән төшереп калдыру өчен нигез булып тора.

Закон бозуларны бетерү прокуратура контролендә тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International