Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы су биологик ресурсларын саклау турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.
Предприятиенең Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Тунгуча елгасына тиешенчә чистартылмаган агынты суларны агызып җибәрүе ачыкланды, бу исә су биологик ресурсларының яшәү тирәлегенә тискәре йогынты ясады.
Су биологик ресурсларына китерелгән зыян 380 мең сум тәшкил иткән.
Закон бозуларны бетерү максатыннан табигатьне саклау прокуроры судка мөрәҗәгать иткән.
Татарстан Республикасы Түбән Кама шәһәр суды тарафыннан прокурор таләпләре каралды.
Хәзерге вакытта су биологик ресурсларына китерелгән зыянны предприятие тулысынча каплаган.