28-29 апрель көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә һавада һәм туфракта 0.. -5° кадәр кырау төшүе көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе хәбәр итә:
Кырау төшү авыл хуҗалыгы культураларына, бигрәк тә җылы яратучы үсемлекләргә зыян китерергә мөмкин. Белгечләр үсемлекләрне салкыннан саклау өчен төрле чаралар күрергә киңәш итәләр. Яңа гына чыгып килгән үсемлекләрне саклауның иң кулай ысулы - аларны материал белән каплау.
Культураларны туңудан төтен чыгару ярдәмендә дә, моның өчен төтен шашкалары яки төтен өемнәре кулланып та сакларга мөмкин. Төтен шашкасы, янып, чәчәк атучы агач өчен зарарсыз күп төтен бүлеп чыгара. Төтен шашкасы 8-10 минут эшли. Төтен өемнәре әзерләү өчен чи салам, чыбык - чабык, үлән, торф, яфрак, пычкы чүбе, чүп үләне, көнкүреш чүп-чарлары - акрын янучы һәм күп төтен бүлеп чыгаручы (тышкы яктан дымлы материаллар куярга мөмкин) бар нәрсәне кулланалар. Эш шунда ки, бакчаны кыраудан ут сакламый, ә төтен саклый, ул җир өстенә җәелә һәм аңа җылысын бирергә мөмкинлек бирми.