"Арба-фест. Гершыд" Бөтенроссия автотуристик фестивалендә Баулы районы вакыйгалы туризм өлкәсендәге казанышларын күрсәтте, Түбән Новгородта Russian Event Awards Халыкара премиясенең федераль финалында "Автотуризм өлкәсендәге вакыйга" номинациясендә мактаулы өченче урынны алды.
Бу уңыш Баулы муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Айгөл Халитова һәм район китапханәләр системасы директоры урынбасары Фәридә Зыярованың уртак тырышлыгы нәтиҗәсе булды, алар проектны дәрәҗәле конкурста тәкъдим иттеләр.
"Арба-фест. Гершыд " бөтен ил туристларының игътибарын җәлеп итә. Елдан-ел Баулы районына килүче кунаклар саны арта, бу аларга төбәкнең уникаль табигый матурлыкларын ачарга, аның бай мәдәниятенә чумарга һәм җирле халыкның ихлас кунакчыллыгын тоярга мөмкинлек бирә.
Бу җиңү проект җитәкчеләренең генә түгел, фестивальдә катнашучы волонтерларның, артистларның, оста һөнәрчеләрнең тырышлыгы белән дә мөмкин булды.
Без якташларыбыз белән горурланабыз һәм алда безне яңа казанышлар һәм уңышлар көтә дип ышанабыз! Без бергәләп тагын да зуррак уңышларга ирешә алачакбыз, Баулы!