Ел саен Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты «Эхо веков в истории семьи — Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивале уздыра. Чара шәҗәрә традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, гаилә багланышларын һәм буыннар дәвамчанлыгын ныгытуга, киң җәмәгатьчелекнең Татарстан һәм үз гаиләсе тарихына кызыксынуын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
2025 ел башыннан электрон сертификатлар ярдәмендә Татарстан халкы 2 595 техник тернәкләндерү чарасы сатып алган. Бу максатларга Социаль фондның Татарстан бүлеге 62 миллион сумнан артык акча юнәлткән.