Һава торышының кискен начараюы турында доклад-консультация

2024 елның 1 ноябре, җомга

Россиянең Европа территориясенә актив циклон чыгу сәбәпле, Татарстан Республикасында 2-3 ноябрьдә һава шартларының сизелерлек начараюы фаразлана. Шимбә көнне, 2 ноябрьдә, атмосфера фронтлары үткәндә, карлы яңгыр явуы, вым-төшемнәрдә күрү мөмкинлеге 1-2 км га кадәр начараю, шулай ук, секундына 15-20 метрга кадәр искән көчле җил, һава температурасы төнлә +2..-2° тәшкил итә, иртәнгә һәм көннең беренче яртысында циклонның җылы секторында +4..+9° ка кадәр күтәрелә, көн дәвамында кичкә температураның +3..-2° ка кадәр төшүе көтелә. Юлларда бозлавык булуы ихтимал.

Якшәмбе, 3 ноябрьдә, циклонның төньяк-көнчыгышка китүе белән, Татарстанда аның тыл өлеше тәэсирендә вакыт-вакыт кар һәм юеш кар явып торачак. Урыны белән кыска вакытлы буран, бозлавык, күз күреме начараю көтелә. Төнлә температура -1° дан -5°га кадәр, көндез -2 ° дан +1 ° га кадәр булачак. Юлларда урыны белән бозлавык. 

4-6 нчы ноябрьдә, республикада циклоник типтагы һава торышы сакланачак, вакыт-вакыт кар явачак һәм һава температурасы төнлә -2 кадәр..-8°, көндез -1°дан -3 ° га кадәр.

 Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр дә көчле җил вакытында урамда булсагыз, без сезгә җир асты юлларында яки йорт подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк

4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый.

5. Көчле җил булганда электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу куркыныч тудыра.

6. Куркынычны өске кат тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил белән өзелгән түбә һәм башка бина элементлары да тудыра ала. 

Бозлавык вакытында:

Таймый торган аяк киеме әзерләгез. Ашыкмыйча сак хәрәкәт итегез, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен аяк астына басыгыз. Олы яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр дә сез таеп китсәгез, егылу биеклеген киметү өчен утырыгыз.

Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормозга басудан сакланырга кирәк: туктау кирәк булганда тизлекне әкренләп киметергә кирәк. Тормоз вакытында тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шуның белән артыгызда хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрне кисәтүче сигнал бирегез. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиналарның торышына игътибар итәргә кирәк.

Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә урамны билгеләнгән җәяүлеләр кичүе урынында гына кисеп чыгарга киңәш ителә. Юлның тайгак булуы аркасында автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Транспорт агымына каршы гына барырга, югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International