Чарада 18 команда очрашты, алар берничә этап дәвамында көч сынашты.
Катнашучыларга үз балалары белән яңа форматта вакыт үткәрү мөмкинлеге туды. Әтиләр үзләренең балачагын искә төшерделәр, ә балалар әтиләре турында күбрәк белделәр.
Командалар «Иң иҗади гаилә», «Иң бердәм команда», «Иң күңелле команда» номинацияләрендә җиңүчеләр булдылар.
Шулай ук абсолют җиңүчеләр билгеләнде: 3 урында Белаловлар гаиләсе, 2 урынга
Дегтяревлар гаиләсе чыкты һәм 1 урынны Павловлар гаиләсе яулады.
Чара ахырында командаларга бер-берсенә рәхмәт белдерү мөмкинлеге бирелде. Әтиләр, тормышта бик күп җитди бурычларны хәл итәргә, үз гаиләләре өчен ныклы терәк булырга күнеккәннәр һәм үзләрен балалары күзлегеннән еш кына кабул итә алмыйлар. Бүген әтиләр һәм бабайлар, балаларының рәхмәт сүзләрен ишетеп, гаилә хакына тырышлыкларын балалар күзлеге белән карый алдылар һәм үзләрен чын герой, акыллы остаз һәм якын дус итеп күрделәр.
Чараны «Яшьләр дөньясы» яшьләр үзәге белгечләре ярдәмендә Баулы районы Балачак навигаторлары командасы ештырды.