Хөрмәтле баулылар! Ел саен 1 октябрьдә бөтен дөньяда Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә.
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында 28, 29 сентябрьдә шәһәр мунчасы 50% ташлама белән пенсионерларга үз хезмәтләрен күрсәтәчәк (Пионер ур., 4А йорт).
1 октябрьдә «Фермер кибете» кибетендә (Октябрь мәйданы, 10 йорт) бөтен ассортиментка 10% ташлама, аш җыелмаларына 30% ташлама (акчалата түләгәндә).
«Бал һәм бал кортлары» кибетендә (Киров ур., 7 йорт) 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр 10% ташлама гамәлдә.
Чәчтараш салоннары өлкән яшьтәге кешеләргә чәч кисүгә ташламалар бирәчәк (алдан язылу буенча):
«Заман» – Пионер ур., 13 (1 октябрь);
«Пудра" - Пионер ур., 13 (1 октябрь);
«Светлана» – Сәйдәшев ур., 23А йорт (1,2 октябрь);
«Грааль» – С. Сәйдәшев ур., 23 й. (1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр);
"Леди"– Октябрь мәйданы, 14 й. (1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр);
"Микс" - Октябрь мәйданы, 10 й. (1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр);
"Империя стайл" – Вахитов ур., 21 йорт (1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр);
"Мята" - Горький ур., 4 й. (1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр);
Пушкин ур., 21 йорт буенча чәчтарашханә (1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр)
"Ягуар" - Пионер ур., 6Б йорт (1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр).