23-26 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә, туфракка кырау төшүе көтелә.
- 23 сентябрьдә 0..-2 градус;
- 24-25 сентябрьләрдә күпчелек районнарда 0..-5 градус;
- 26 сентябрьдә көньяк һәм көнчыгыш районнарда 0..-3 градус.
Россия гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
Һавада һәм туфрак өстендә кырау төшкәндә халыкка киңәшләр.
Кыраулар аркасында авыл хуҗалыгы культуралары, җылылык сөюче үсемлекләр зарарлану һәм һәлак булу куркынычы арта. Белгечләр үсемлекләрне кыраудан саклау чараларын күрергә киңәш итә. Үсемлекләрне каплау яшь шытымнарны кыраудан коткару өчен бакчачылар тарафыннан аеруча еш кулланыла торган ысул булып тора. Материал аз җылылык үткәрүчәнлеккә ия булырга тиеш (тупас гофрирланган кәгазь, пленка, салам яисә камыш маты). Культураларны туңудан төтен чыгару ярдәмендә дә сакларга мөмкин. Моның өчен төтен шашкалары яки төтен өемнәре кулланып та була. Төтен шашкасына матдә катнашмасы тутырылган, ул, янып, чәчәк атучы агач өчен зарарсыз күп төтен бүлеп чыгара. Төтен 8-10 минут эшли. Төтен өемнәре әзерләү өчен чи салам, чыбык - чабык, үлән, торф, яфрак, пычкы чүпләре, чүп үләне, көнкүреш чүп-чарлары кулланалар. Бакчаны кыраудан ут сакламый, ә төтен саклый, ул җир өстенә җәелә һәм аның җылысын саклап, салкын төшүгә мөмкинлек бирми.