Металл эшкәртү буенча «ТЕМП» глобаль форумы

2024 елның 20 сентябре, җомга

«Татарстан Республикасы сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы ярдәмендә 2024 елның 4-6 декабрендә металл эшкәртү буенча «ТЕМП» глобаль форумын оештыра. Әлеге Форум үз эченә машина төзелеше, металл эшкәртү һәм эретеп ябыштыру сәнәгатендә җиһазлар, яңа материаллар һәм технологияләр күргәзмә экспозициясен һәм хакимият органнары, илебезнең эре предприятиеләре һәм әйдәп баручы техник университетлар вәкилләре катнашында бай эшлекле программаны ала.

Форумда катнашуны оештыру өчен җаваплы кеше: күргәзмә проекты җитәкчесе Әминова Айгөл Фәрид кызы, элемтә өчен телефоны +7 (965) 585-14-29.

Форумның рәсми сайтына сылтама: https:/ / vicoexpo. ru/expomach

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International