Баулыда яшәүче гаилә бриллиант туйларын билгеләп үтте

2024 елның 20 сентябре, җомга

Нәкъ 60 ел элек уртак фикерләр, теләкләр, өметләр һәм хыяллар Наил Фәррах улы белән Илсөяр Мәсгут кызы Галиуллиннар гаиләсен берләштергән.

Наил Фәррах улы – Россиянең атказанган нефть сәнәгате хезмәткәре. Ул бар гомерен геофизикага багышлаган кеше. Юбилярның хезмәт стажы 40 елга якын. Аның фидакарь хезмәте күп санлы мактау грамоталары, медальләр белән билгеләп үтелә. Ул - хезмәт ветераны, Россия Федерациясенең атказанган нефть сәнәгате хезмәткәре.

Илсөяр ханым 20 ел буе даруханә белән җаваплы җитәкчелек иткән. Аннары бухгалтер һөнәрен үзләштереп, 20 елга якын нефть һәм газ чыгару предприятиесендә эшләгән.

Галиуллиннар берсеннән-берсе уңган-булган кызлар тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә юбилярларның өч оныгы бар, алар да югары белем алганнар. Хәзерге вакытта чит илләрдә яшиләр һәм эшлиләр.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина һәм ЗАГС бүлеге начальнигы Альбина Әхмәтова бәхетле парны олы юбилейлары белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

Галиуллиннар тормышка сөенеп, бер-берсе турында кайгыртып яшәүләрен дәвам итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International