Татарстан укытучылары тематик басмаларга ташлама белән языла ала

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

Укытучылар көне алдыннан Россия Почтасы 20дән артык басмага бәяләрне төшерә. 16 сентябрьдән 22 сентябрьгә кадәр педагоглар һәм остазлар өчен газета-журналларга ташламалы бәядән язылырга мөмкин.

Россия почтасы нәширләр белән берлектә укытучыларга, тәрбиячеләргә көндәлек эшләрендә һәм укучыларның һәм студентларның белемнәрен киңәйтүдә ярдәм итүче журнал һәм газеталарга язылу тәкъдим итә.

Язылу сайтта һәм Россия почтасы бүлекчәләрендә мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International