Россия Федерациясендә уңайлы мохит формалаштыру процессын бәяләү һәм контрольдә тоту максатларында, Россия хезмәт Министрлыгы тарафыннан инвалидларның өстенлекле объектлардан һәм тормыш эшчәнлегенең өстенлекле өлкәләрендәге хезмәтләрдән файдалана алуы торышын бәяләүгә, инвалидлар тарафыннан халыкның инвалидлар проблемаларына мөнәсәбәтен бәяләүгә һәм гражданнарның инвалидларның абруйларын һәм сәләтләрен тану буенча, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) Бердәм порталының кире элемтә платформасында (https://pos.gosuslugi.ru/lkp/polls/450493/; https://pos.gosuslugi.ru/lkp/polls/449655/) социологик онлайн сораштырулар үткәрү юлы белән мониторинг уздырыла.