Август киңәшмәсе башланыр алдыннан кунаклар район мәгариф учреждениеләренең казанышлары күргәзмәсе белән таныштылар. Монда гамәлгә ашырыла торган проектлар, һөнәри юнәлеш бирү мәйданчыклары тәкъдим ителде. Чарада катнашучыларның барысы да эксперименталь эшләнмәләр белән таныша алды.
Конференцияне «Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ачып җибәрделәр, алар укытучыларга һәм тәрбиячеләргә сәламәтлек, уңышлар һәм сабырлык теләделәр.
Конференция эше Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцовның видеомөрәҗәгатеннән башланды. Мәгариф министры ассызыклаганча, август киңәшмәләре - беренче чиратта фикер алышу мәйданчыгы, алар башкарылган эшләргә йомгак ясарга, киләчәккә планнар турында фикер алышырга мөмкинлек бирә. Ул министрлык алдында да, педагоглар алдында да яңа уку елында зур бурычлар торуын билгеләп үтте. Барыннан да элек – бу «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру һәм укытуның сыйфатын күтәрү. Бу эштә балаларга уңайлы атмосфера тудыручы, аларга ярдәм итүче укытучы зур роль уйный. Шуңа күрә укытучы һөнәренең абруен ныгыту өстендә дә эшләргә кирәк. Шулай ук булачак педагогларны әзерләү, яңа педагогик сыйныфлар ачу, мәгариф инфраструктурасын үстерү, яңа урыннар булдыру өстенлекле.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе Дарина Ганиева үз чыгышында узган уку елына йомгак ясады, мәктәпнең тәрбия потенциалын үстерү мәсьәләләренә кагылды һәм яңа уку елына эшнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде.