23 августта Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең Җәмәгать кабул итү бүлмәсе Татарстан Республикасы Баулы районы эшмәкәрләре өчен онлайн бизнес-интенсив үткәрәчәк.
Чара «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проекты кысаларында үткәрелә һәм муниципаль районның эшлекле җәмәгатьчелеге вәкилләренең үз хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча булган мөмкинлекләре турында хәбәрдарлыгын арттыруга, шулай ук интернет-сәүдә һәм логистиканы үстерүгә юнәлдерелгән.
Бизнес-интенсивның өйрәтү модульләре кысаларында чакырылган экспертларның чыгышлары планлаштырылган:
- Бисеров Булат Адель улы- «Бизнес коррупциягә каршы» ЦОП башкарма директоры урынбасары
- Безроднов Евгений Николаевич - Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе
- Яруллина Инесса Викторовна - «Электрон сәүдәгә ярдәм итү үзәге» КАО Башкарма директоры
Онлайн бизнес-интенсивның башлану датасы һәм вакыты: 23 август 12:00 сәгатьтә
Чара ТР Баулы шәһәре, Куйбышев урамы, 20 санлы йортның 3 катында (киңәшмәләр залында) узачак.
Район эшмәкәрләре һәм үзмәшгульләр чакырыла.