"Нәфис" Фонды Курск өлкәсенә 42 тоннадан артык авырлыктагы гуманитар ярдәм җибәрде

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Эвакуацияләнгән кешеләр өчен көнкүреш химиясе белән ике фура җыелган, алар эченә бәдрәф һәм хуҗалык сабыннары, шампуньнар, кер юу порошоклары, савыт-саба юу өчен сыеклыклар, коры чистарткычлар кергән. Өченче фура антисептиклар белән тулган.

Барлыгы 13 млн сумлык 42,5 тонна продукция җибәрелгән. Гуманитар ярдәм колоннасы Казаннан китте.

Гуманитар юлламаның инициаторлары РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Нәфис» БФ оештыручысы Ирек Богуславский һәм «Бердәм Россия» партиясенең Үзәк Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Сидякин булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International