Гомуми Нигезләмәләр
Гомуми Нигезләмәләр
Фестиваль Россия Федерациясе спорт Министрлыгы раслаган кагыйдәләр нигезендә, функциональ-цифрлы спортны үстерү кысаларында уздырыла. Фестивальнең төп бурычларына сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, массакүләм физик культура һәм спортны үстерү, шулай ук спортка заманча технологияләр кертү керә.
Үткәрү урыны һәм вакыты
Фестиваль 2024 елның 1 августыннан 25 августына кадәр Әлмәт шәһәрендә узачак. Сайлап алу этаплары 2024 елның 1 августыннан 18 августка кадәр, ә финал этабы 24-25 август көннәрендә узачак. Уеннарны уздыру расписаниесе һәм урыны гаризалар эшкәртелгәннән соң «ВКонтакте» социаль челтәре битендә һәм Телеграм-каналда урнаштырылачак.
Катнашу Шартлары
Фестивальдә 14 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар катнаша ала.
Әлеге чарада Әлмәт, Азнакай, Актаныш, Аксубай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Алабуга, Зәй, Сарман, Чирмешән, Яңа Чишмә, Мөслим, Ютазы районнары халкы катнаша ала.
Фестиваль түбәндәге уен дисциплиналарын үз эченә ала:
Фиджитал-футбол: мини-футбол һәм приставкада FIFA (командада 6 кешегә кадәр )
Фиджитал-баскетбол: баскетбол 3х3 һәм приставкада NBA2k (командада 4 кешегә кадәр)
Фиджитал-хоккей: хоккей 3х3 һәм приставкада NHL (командада 4 кешегә кадәр)
Ярышларда катнашу өчен, 2024 елның 15 июленнән 30 июленә кадәр, түбәндәге сайтта daa.education/phygital_tatneft гариза бирергә кирәк.
Бүләкләү һәм финанслау
Һәр дисциплинада һәм яшь категориясендә җиңүчеләр медальләр, дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнәчәк.
Приз фонды күләме:
1 урын - 10 000 сум (һәр катнашучыга)
2 урын - 7 500 сум (һәр катнашучыга)
3 урын - 5 000 сум (һәр катнашучыга)
Фестивальне уздыру буенча финанс чыгымнарын «Татнефть» хәйрия фонды тәэмин итә. Фестивальдә катнашу бушлай, взнослар таләп ителми.
Катнашучыларның һәм тамашачыларның иминлеге
Барлык катнашучыларның гомерен һәм сәламәтлеген бәхетсезлек очракларыннан иминләштерү полисы һәм медицина тикшерүе турында белешмәсе булырга тиеш. Катнашучыларның һәм тамашачыларның иминлеген тәэмин итү өчен чарада шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре һәм медицина бригадасы кизү торачак.
Яңартуларны күзәтегез
Барлык яңалыклар һәм мәгълүмат В Контакте,Telegram социаль челтәрләрдә бастырылачак.
II "Татнефть-Фиджитал уеннары" фестивалендә катнашыгыз һәм уникаль спорт вакыйгасының бер өлеше булыгыз!