Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча полиция бүлеге эшкә чакыра

2024 елның 23 июле, сишәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлеге сәламәтлеге буенча яраклы, 18 яшьтән алып 55 яшькә кадәрге, тулы урта (11 сыйныф) белемле Россия Федерациясе гражданнарын түбәндәге вазыйфаларга полициягә хезмәт итәргә чакыра:

- Полиция водителе,

- Вакытлыча тоту изоляторына полиция водителе (хезмәт стажы 1 ел өчен 1,5),

- Полициянең участок вәкаләтлесе,

- Дознаватель,

- Следователь,

- Программист,

-Оперуполномоченный,

- Вакытлыча тоту изоляторы начальнигы урынбасары,

- Вакытлыча тоту изоляторы полиция хезмәткәрләре (хезмәт стажы 1 ел өчен 1,5),

- Юл-патруль хезмәте инспекторы (хезмәт стажы 1 ел өчен 1,5),

- Штаб инспекторы,

- Кизү бүлегендә оператив дежур,

- Оператив дежур ярдәмчесе,

- Кадрлар белгече,

- Административ практика инспекторы,

- Кинолог

Полиция хезмәткәре түбәндәге ташламалардан файдалана ала: лаеклы хезмәт хакы, хезмәт иткән өчен тиешле елларны (кораллы көчләрдә хезмәтен исәпкә алып) иртәрәк алу, гомер һәм сәламәтлекне тулысынча иминиятләштерү, түләүсез медицина хезмәте күрсәтү һәм дәвалау, мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә чираттан тыш бушлай урыннар белән тәэмин итү, Россия Эчке эшләр министрлыгының югары уку йортларында түләүсез уку.

Белешмәләр өчен телефон: (85569) 5-13-02, +7(927) 040-56-44

 Баулы шәһәре, Сәйдәшев урамы, 10-нчы санлы йорт, 209-нчы кабинет.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International