Россия почтасы көненә Казанда компаниянең иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү узды

2024 елның 15 июле, дүшәмбе

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы территориясендә элемтә тармагы үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларына Яшел Үзән Почтасының әйдәп баручы икътисадчысы Венера Төхвәтуллина, «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе әйдәп баручы бухгалтеры Рәмзия Гарифуллина һәм «Татарстан почтасы» менеджеры Альбина Яковлева лаек булдылар.

Үз һөнәрләренең иң яхшылары Россия Федерациясе цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр Министрлыгыннан, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсе цифрлы үсеш Министрлыгыннан, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә Министрлыгыннан һәм Россия Почтасы җитәкчелегеннән Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары алдылар.

"Республикада Почта елдан-ел үсеш ала. Казанда заманча логистик почта үзәге төзелде, көн саен биредә 30 000 почта җибәрүләре эшкәртелә. Почта инфраструктурасы яңартыла һәм клиентлар өчен уңайлырак була. Россия Президенты кушуы буенча төбәкнең 47 авылында почта бүлекчәләре модернизацияләнә, аларда яңа хезмәтләр һәм мөмкинлекләр барлыкка килә. Бу эштә безгә Татарстан Республикасы Рәисе һәм төбәк хөкүмәте зур ярдәм күрсәтте, моның өчен без аларга чын күңелдән рәхмәтле.  «Татарстан почтасы»― илдәге иң эре почта коллективларының берсе, бүгенге көн аның барлык  хезмәткәрләренә рәхмәт белдерү өчен бик яхшы сәбәп. Аларга һөнәрләренә тугры булып калулары өчен, кешеләргә бик кирәкле көндәлек авыр хезмәтләре өчен бик зур рәхмәт», — диде Россия Почтасының Волга макрорегионы директоры Андрей Попов.

Бүләкләү тантанасы 12 июльдә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узды, анда шул ук көнне Татарстан Республикасы Милли музееның, Россия почтасы көне оештырылуның 30 еллыгына багышланган, "Почта тарихлары" күргәзмәсе ачылды.

Татарстан Республикасында 1 187 почта бүлекчәсе бар, шуларның 900е диярлек — авыл җирлегендә. "Татарстан почтасы" нда барлыгы 6 900 кеше эшли. Алар көн саен төбәк халкына социаль әһәмиятле хезмәтләр күрсәтәләр: посылкалар, хатлар һәм вакытлы матбугатны эшкәртәләр һәм җиткерәләр, пенсияләр һәм башка түләүләр китерәләр. Кайбер торак пунктларда почта бүлекчәләре финанс сервисларыннан файдаланырга яки сыйфатлы беренчел кирәкле товарлар сатып алырга мөмкин булган бердәнбер нокта.

Ел саен июльнең икенче якшәмбесендә Россиядә Россия почтасы көне билгеләп үтелә. Бәйрәм Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 16 маендагы 944 номерлы «Россия почтасы көне турында» Указы белән Россия дәүләтенең үсешендә почтаның әһәмиятен билгеләп үтү өчен булдырылган. Россия почтасы Европада иң борынгыларның берсе булып тора, һәм аның тарихына 300 елдан артык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International