Анастасия Поликарповна 1934 елда Ростов өлкәсенең Кормовое авылында күп балалы гаиләдә туа. Юбилярның балачагы, барлык яшьтәшләре кебек үк, авыр була.
Ул бар гомерен нефть тармагы белән бәйли. Башта нефть разведкасында лаборант булып эшли, аннары Татарстанга күченгәннән соң 30 елдан артык «Баулынефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе системасында эшли.
Анастасия Поликарповна өч ул тәрбияләп үстерә, хәзер аның дүрт оныгы һәм алты оныкчыгы бар.
Бүген юбилярның изге, матур теләкләр кабул итү көне. Хезмәт ветеранын зур юбилее белән Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров котлады. Ул юбилярга район башлыгы Ильяс Гозәровның котлау открыткасын тапшырды. Шулай ук хезмәт ветеранына нефтчеләр вәкиленнән дә җылы котлау сүзләре яңгырады.