Россия почтасы татарстанлыларга отпуск вакытында посылкаларны ничек алырга икәнен искә төшерә

2024 елның 5 июле, җомга

Беренче ысул - почта җибәрүләрен алу өчен ышаныч кәгазе рәсмиләштерү. Клиентлар аны берничә минут эчендә бушлай рәсмиләштерәләр. Ышанычлы затның кесә телефоны номерын гына белергә, ә ышанычлы затның рәсмиләштерелгән электрон имзасы булырга тиеш һәм Россия Почтасының мобиль кушымтасының шәхси кабинетында сервис шартлары белән килешергә кирәк. Уңышлы рәсмиләштергәннән соң, туган, дус яки хезмәттәш клиент өчен посылкалар һәм хатлар ала алачак.

Шулай ук почта аша җибәрү вакытын озайтырга мөмкин. Моның өчен клиент почта бүлегендә алдан гариза язарга тиеш. Бу очракта хатлар яки посылкалар аны ике ай көтә алачак.

Тагын бер ысул — ял итү урынына иң якын почта бүлекчәсенә посылка җибәрүне рәсмиләштерү. Моның өчен почтага гариза язарга һәм барлык җибәрүләрне кая җибәрергә кирәклеген күрсәтергә кирәк.

Отпусктагы кешегә почтомат та ярдәмгә килә ала. SMS -хәбәр белән килгән кодны клиент посылканы барып алырга тишле кешегә җибәрә ала. Телефонга мәгълүмат курьер почтомат ячейкасына посылканы урнаштыргач та килә.

Дәүләт органнарыннан һәм оешмаларыннан хатлар алу өчен электрон заказ хатлары сервисын тоташтырырга мөмкин. Моның өчен дәүләт хезмәтләре сайтында яки Россия Почтасы сайтында ризалык бирергә кирәк. Электрон заказ хатлары аларның кәгазь версияләре кебек үк юридик әһәмияткә ия. Тоташу бушлай, ә сервисның төп өстенлекләре — бик тиз алу һәм электрон хатларга чикләнмәгән керү.

Ә клиентлар посылкалар һәм хатлар килүе турында тиз арада белсен өчен, Почта мобиль кушымта урнаштырырга киңәш итә. Ул шулай ук җибәрүләрнең саклану вакытын, иң якын почта бүлекчәсенең адресын һәм эш графигын төгәлләргә, килү өчен уңайлы вакытны сайларга яки посылканы өйгә китерергә заказ бирергә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International