Быел конкурс биш төп һөнәр өчен үткәрелә: почтальоннар, элемтә операторлары, бүлек башлыклары, сортлаучылар һәм шоферлар. Самарада иң яхшы исем өчен Түбән Новгород, Пенза, Самара, Саратов һәм Ульяновск өлкәләреннән, шулай ук Башкортостан, Марий Эл, Мордовия, Татарстан һәм Чувашия Республикаларыннан 48 Россия почтасы хезмәткәре ярышты. Элегрәк алар барысы да конкурсның төбәк этапларында җиңүче булганнар. Катнашучылар теоретик тест вакытында һөнәри белемнәрен һәм эш күнекмәләрен күрсәттеләр, практик биремнәрне үтәделәр. Конкурсантлар шулай ук үзләрен иҗади форматта да тәкъдим иттеләр.
Татьяна Юровская диплом, бүләк һәм акчалата премиягә сертификат белән бүләкләнә. Башка конкурс һөнәрләрендә җиңүчеләр белән бергә ул быел сентябрь аенда Мәскәүдә узачак конкурсның Бөтенроссия этабында Россия Почтасы Идел буе макрорегионы исеменнән чыгыш ясаячак.