Тыл хезмәтчәне һәм күп балалы әни 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2024 елның 2 июле, сишәмбе

Шатлыклы, истәлекле көне белән уртаклашырга аның күпсанлы балалары, оныклары, оныкчыклары җыелган. Шулай ук  хезмәт ветеранын Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гозәеров һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина да котлады. Алар юбилярга чәчәкләр, истәлекле бүләк һәм Россия Президенты Владимир Путиннан хат тапшырдылар.

Рәшидә Сөләймановна авыр тормыш юлы уза. Ул 1924 елның 1 июлендә Удмуртиядә, Ижевск шәһәрендә туган. Әнисе бала тапканда якты дөнья белән хушлаша, яңа туган Рәшидә әтисе һәм өлкән абыйсы кулында кала. Алты сыйныфны тәмамлый. Аннары, әтисе дә үлә, ул ятим кала. 12 яшендә Рәшидә Сөләймановнаны кечкенә балаларны карау өчен күп балалы гаилә үз янына ала һәм Казан шәһәренә алып китә.

Сугыш башлангач, Рәшидә Сөләймановна Казан шәһәрендәге вертолет заводының балалар бакчасына бала караучы булып эшкә китә. Әти-әниләре фронт өчен заводта тир түккәндә, балалар кайгыртучан тәрбиячеләр һәм бала караучылар карамагында була. Бөек Ватан сугышы чорындагы фидакарь хезмәте өчен Рәшидә Сөләймановна орден һәм медальләр белән бүләкләнә. 

1946 елда ул Казан шәһәренең АТСына телефончы булып урнаша, анда үз язмышын очрата, кияүгә чыга һәм ире туган ягына, Башкортстанга күченә. Рәшидә Сөләймановна алты бала үстергән, бүген өч улы исән, аларның берсе Баулыда, икесе Түбән Камада яши. Бүгенге көндә Рәшидә Сөләймановнаның 14 оныгы, 23 оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International