Баулы укучылары махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыйды

2024 елның 2 июле, сишәмбе

"Мәктәптәбебездә уку елы башыннан «Яхшылык тартмасы» дигән акция башлап җибәрдек, – дип уртаклашты тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гүзәл Гозәерова. - Педагогик коллектив укучылар һәм ата-аналар белән берлектә махсус хәрби операция зонасында катнашучыларга гуманитар ярдәм җыялар».

Уку елы дәвамында укучылар хәрбиләргә җибәрелгән гуманитар ярдәмгә үз өлешләрен керттеләр. Баалалар тарафыннан ярмалар, макароннар, консервалар, конфетлар, печеньелар, җылы оекбашлар һәм шәхси гигиена чаралары китерелгән.

Бу юлы гомуми белем бирү оешмасы 8 тартма, шулай ук гуманитар ярдәм кабул итү пунктына солдатларга хатлар да тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International