Вера Павловна 32 ел фельдшер-акушер булып эшли. 10 ел Ямал-Ненец автоном округында яши һәм хезмәт куя.
Аңа алты яшь булганда, ул полиомиелит белән авырый башлый. Мәктәптән соң Вера Павловна табиб булырга ныклы карар кабул итә. Медицина техникумында укый. 1988 елдан ул Баулы районы инвалидлар җәмгыятендә тора.
Ире Николай белән 45 ел бергә тату гомер кичерәләр. Бердән-бер кызларын тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Вера Павловна ике онык һәм ике оныкчыгының яраткан әбисе.
Истәлекле юбилей көнендә Вера Павловна иң якын кешеләреннән котлаулар кабул итте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина да аны юбилее белән котлады, ул район башлыгы Ильяс Гозәеровның котлау открыткасын тапшырды. Шулай ук инвалидлар җәмгыяте вәкилләре дә юбилярга изге теләкләрен җиткерделәр.