Баулыда хәйрия хоккей матчыннан җыелган акчаларга солдатларга радиоэлектрон көрәш (РЭБ) чаралары сатып алалар

2024 елның 28 июне, җомга

Махсус хәрби операция башланганнан бирле Баулы районы халкы безнең солдатларга актив ярдәм итә, гуманитар ярдәм күрсәтә, шуның белән җиңүгә үз өлешен кертә. Баулылар тарафыннан инде берничә дистә тапкыр гуманитар конвой хәрби операция зонасына җибәрелә.

Бу юлы хәйрия хоккей матчыннан җыелган акчага пилотсыз очу аппаратларына каршы тору өчен радиоэлектрон көрәш чаралары сатып алына.

Исегезгә төшерәбез, иптәшләрчә хоккей матчы апрель аенда узды. Ул вакытта бозда Баулы һәм Октябрьский шәһәрләренең җыелма командалары очрашты.

Хәрбиләр өчен кирәкле барлык әйберләр белән чираттагы гуманитар йөк шушы көннәрдә юлга чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International