"Сабантуй" бәйрәме Ульяновск шәһәренең «Җиңү» мәдәният һәм ял паркы, ипподромы территориясендә узды.
Баулы муниципаль районы өлкә Сабантуе партнеры булды. М. Җәлил исемендәге мәдәният йортының иҗади коллективлары һәм солистлары, Сабантуй кунаклары өчен, «Сабантуй-дуслык һәм тынычлык бәйрәме» вокаль-хореографик композициясен һәм бәйрәм концерт программасын әзерләделәр. Шулай ук бәйрәм кунакларын үз чыгышы белән Татарстан Республикасының халык артисты Вил Усманов та сөендерде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән бәйрәмдә катнашучыларны Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гозәеров сәламләде. Ул Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын, милли гореф-гадәтләрне саклау һәм ныгыту буенча эш алып барганнары өчен, төбәкнең актив яшәүчеләренә тапшырды.
Теләге булган һәркем үз көчен милли спорт төрләрендә, мәсәлән, билбау көрәшендә, капчыкларда сикерүдә, таяк һәм аркан тартуда, шулай ук армрестлингта һәм башка төр спортта сынап карый алдылар.