Бүген Казан шәһәрендә «Ветераннар - Татарстан Республикасы халыкларының милли мәдәниятләрен һәм традицияләрен саклаучылар» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Ул Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) Региональ иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган. Иҗади ярышта Баулы кул эшләре осталары да актив катнашты. Римма Габкадырова һәм Гүзәл Рәхмәтуллина ветераннар конкурсында «Курчаклар ясау» һәм «Бәйләү» номинацияләрендә җиңүчеләр булдылар.
Конкурсның максаты - Татарстан халыкларының мәдәни мирасын һәм үзенчәлеген саклау, традицион халык иҗатын популярлаштыру, өлкән буын кешеләрен социализацияләү.
Конкурс ике этапта уздырыла. Беренче этап Республиканың муниципаль районнарында үтә. Һәр номинация буенча I этап җиңүчесе булган конкурс эшләре конкурсның II этабына җибәрелә.
Районыбыз осталарның кул эшләре икенче урынга лаек булды. Римма Габкадырова һәм Гүзәл Рәхмәтуллина дипломнар һәм призлар белән бүләкләнделәр.