Баулыда сәламәтлек саклау хезмәткәрләрен котладылар

2024 елның 21 июне, җомга

Ел саен Россиядә Медицина хезмәткәре көне июньнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел ул дата 16 июньгә туры килде.

Мәдәният йортының концертлар залы иң шәфкатьле һөнәр ияләре белән тулы иде. Аларның һәрберсе Баулы районы халкының сәламәтлеген саклау эшенә зур өлеш керткән кешеләр.

Медицина хезмәткәрләре алдында Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров котлау сүзләре белән чыгыш ясады.

Ул медицина ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен белдерде. Котлау сүзләреннән соң район башлыгы сәламәтлек саклау өлкәсенең иң яхшы хезмәткәрләренә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. 

Алга таба район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина котлау өчен сәхнәгә күтәрелде. 

Сүз шулай ук Баулы үзәк хастаханәсенең баш табибы Азат Гайсинга да бирелде. 

Сәхнәгә бер-бер артлы үз эшенең осталары - Баулы үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре, шул исәптән авыл фельдшерлары да күтәрелде.

Гаилә елы хөрмәтенә медиклар династиясе дә аерым котлауларга лаек булды.

Бәйрәм кәефен үз чыгышлары белән район мәдәният йорты артистлары бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International