Баулы Бөтенроссия "Хәтер шәме" акциясенә кушылачак

2024 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

"Хәтер шәме" беренче тапкыр 20 ел элек Төмәндә кабына. 2004 елның 21 июненнән 22енә каршы төндә «Кара киемдәге кешеләр» яшьләр иҗат берләшмәсе активистлары кабынган шәмнәр белән урамга чыгалар. Шулай итеп, Төмәндә Эксперименталь Шекспир театрын булдыру инициаторлары Россиянең күп гасырлык тарихында иң куркыныч хәрби конфликт башлану истәлегенә акциягә старт бирә. 

Баулылар да, илебез өчен сугышта һәлак булганнарның барысын да искә алып, шәмнәр кабыза алалар. "Хәтер шәме" акциясе 21 июньдә 20:00 сәгатьтә «Мәңгелек ут» мемориалы янында узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International