Фестиваль күңелле башланып китте. Балалар өчен төрле конкурслар оештырылды. Иң беренче булып шәһәр мәктәпләре укучылары сәхнәдә үзләре белән таныштырдылар. Алга таба балалар иҗади конкурста катнашып, үз талантларын күрсәттеләр. Шулай ук балалар өчен күңелле викторина оештырылды. Ул юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган иде.
- Психологлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү, искә төшерү уен формасында яхшырак үзләштерелә дип раслый, – ди Баулы районының "БДД" ДБУ профилактика бүлеге башлыгы Разида Игнатьева. - Бездә җитди дәрес формалары да була, анда әңгәмәләр, имтиханнар була, бары тик бүген исә менә шундый формат. Әле балалар өчен каникул вакытлары, алар өчен күңелле чор, балалар юлда, балалар ял вакытында да юл аша үтәләр, шуңа күрә, хәтта уйнаганда да, алар куркынычсызлыкны истә тотарга тиеш.
Ике сәгать сизелмичә үтеп тә китте. Оештыручылар әйтүенчә, мондый фестивальләр киләчәктә дә үткәреләчәк.