Чираттагы иҗтимагый киңлекне кайда һәм ничек яхшырак урнаштыру идеясе шәһәр халкы белән берничә ай дәвамында уртага салып сөйләшенде. Нәтиҗәдә, 6-нчы санлы мәктәп һәм үзәк мәйдан янындагы территорияләрне дә кулланып, Пионер урамындагы территорияне төзекләндерү турында карар кабул ителә.
Федераль проект шәһәрләрнең иҗтимагый киңлекләрен яңартуга юнәлдерелгән.
Проектны гамәлгә ашыру яз көне үк башланган, бүгенге көндә төп эшләр башкарылган, яңа парк зонасында эшләр 40 процентка тәмамланган да. Эш иртәнге 6дан кичке 7гә кадәр кайный, төзелеш бригадасында 20 кеше эшли. Барысы да төгәл билгеләнгән план буенча бара. Прораб Рәшит Карибуллин әйтүенчә, хәзерге вакытта брусчатка өчен нигез әзерләү тулы көченә бара – бу иң күп вакыт таләп итүче процесс.
- Эшче куллар, техника да җитәрлек, - ди Рәшит Карибуллин. - Барлык материаллар 90 процентка сатып алынган, хәзерге вакытта алар базада. Бригадалар беренче ел гына эшләми, алар үз эшләрен яхшы беләләр, барлык үзәк парклар аларның куллары белән ясалган.
Төзекләндерү шактый зур территориягә кагылачак - Җиңү паркыннан башланачак һәм ачык бассейнга керү юлында тәмамланачак. Шулай итеп, шәһәр үзәгендәге парк зонасы үзенең соңгы стадиясен кабул итәчәк, уңайлы киңлек аның бөтен территориясендә диярлек урнашачак.
- Шуның белән без үзебезнең паркны боҗралыйбыз. Биредә велосипед юлы, җәяүлеләр юлы планлаштырылган, - ди Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров. Шулай ук, алтынчы мәктәп янында, кечкенә генә бушлык урынында без балалар уен мәйданчыклары, воркаут-зона ясаячакбыз, монда ук баскетбол белән шөгыльләнү өчен стритбол да урнашачак. Моннан тыш, биредә эскәмияләр, яктырткычлар белән уңайлы ял итү урыны оештырылачак, әлбәттә, барлык бу объектларда видеокүзәтү камералары урнаштырылачак.
Үзәк мәйдан янындагы территориягә аерым игътибар биреләчәк. Биредә зур ял зонасы, берничә уңайлы парковка һәм модульле җәмәгать бәдрәфе планлаштырылган. Әлеге территорияләрне төзекләндерү буенча барлык эшләрне җәй дәвамында тәмамларга планлаштыралар.