Корбан бәйрәме уңаеннан шәһәр һәм районның барлык мәчетләрендә вәгазьләр һәм гәет намазлары укылды.
Төп тантана шәһәр стадионында узды. Биредә бәйрәм чарасын Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов алып барды.
Мөселманнарны Изге бәйрәм белән Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров исеменнән аның урынбасары Ринат Хәмидуллин котлады.
Алга таба бергәләп бәйрәм намазын укырга дип, тигез рәтләргә бастылар. Изге бәйрәмдә мөселманнар корбан чалу йоласын үтиләр, корбан итеп чалынган малның бер өлешен үз гаиләсенә калдыралар, икенчесе - туганнарына, өченчесен - мохтаҗларга бирәләр.
Бәйрәм намазынан соң, "Өмет" мәчете территориясендә махсус җиһазландырылган урында, корбан чалу йоласына керештеләр. Корбан бәйрәме өч көн дәвам итәчәк.