Җиһазландырылмаган урыннарда су коенуны тыю турында белешмә

2024 елның 17 июне, дүшәмбе

Җәй - һәркем өчен көтеп алынган ял вакыты. Җылы көннәрдә сулык янында ял итәргә, елгада яки күлдә су коенырга теләүчеләр саны бихисап. Әмма су объектында саксыз һәм контрольсез су коену җитди куркыныч тудырырга мөмкин.

Су объектларында кешеләрнең һәлак булуының төп сәбәпләренең берсе - билгесез урыннарда су коену. Таныш булмаган урыннарда баш белән чумып бәрелергә, аңыңны югалтырга һәм һәлак булырга мөмкин. Балалар суда  төрле уеннар оештырырга, бүрәнәләрдә, такталарда һәм кулдан ясалган салларда йөзәргә яраталар. Салкын суда кешенең аякларын, кулларын көзән җыерырга да мөмкин.   

Онытмагыз, сулыкларда тыелган:

- тикшерелмәгән сулыкларда, су коенуны тыю турында язулы щитлар (аншлаглар) куелган урыннарда су коену;

- исерек хәлдә су коену;

- яраклаштырылмаган корылмалардан суга сикерү;

- сулыкларны пычрату;

-  такталарда, бүрәнәләрдә, автомобиль камераларында, матрасларда йөзү;

- халыкның күпләп ял итү урыннарына хайваннарны алып килү;

- кечкенә судноны алкоголь һәм (яки) наркотик кулланып исерек хәлдә йөртү.

Исегезгә төшерәбез, тыелган сулыкларда гражданнарның коенуы - кешеләрнең үлеменең төп сәбәпләренең берсе.

Куркынычсызлык таләпләре буенча җиһазландырылмаган сулыкларда ял иткәндә, сез үз тормышыгызны җитди куркыныч астына куясыз!

Онытмагыз, суда үз- үзеңне тотуның барлык кагыйдәләрен үтәү - күп кешеләрнең сәламәтлеген һәм тормышларын саклап калу өчен гарантия!

Суда кешеләрнең үлеме еш кына суга батучыларның үзләре аркасында, җиңелчә фикер йөртү, көч һәм мөмкинлекләрен бәяләп бетермәү нәтиҗәсендә була. Кеше паникага бирелә һәм аңарда курку хисе барлыкка килә. Су алу станцияләре, плотиналар, пристаньлар, причаллар, портлар һәм башка гидротехник корылмалар зонасында суда теләсә нинди чаралар оештыру һәм үткәрү тыела. Гидротехник эшләр, бигрәк тә шартлаткыч эшләре зоналарында теләсә нинди чаралар катгый тыела.

Куркынычсызлык таләпләре буенча рөхсәт ителми:

 - су коену урыннариында ялгыз, өлкәннәр контроленнән башка балаларның булуы; 

 - су коену өчен тыелган һәм җиһазландырылмаган сулыкларда су коену;

- су коену өчен рөхсәт ителмәгән йөзү чараларын ( матраслар, автомобиль камералары һ. б.) куллану;

Җиһазландырылмаган урында су коенган өчен штрафлар яный. Хокук бозучыларны ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.10 маддәсе буенча җәлеп итәләр, ул гражданнарга бер меңнән бер мең биш йөз сумга кадәр, вазифаи затларга — дүрт меңнән биш мең сумга кадәр, юридик затларга — кырык меңнән илле мең сумга кадәр штраф салуга китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International