Баулылар Россия көнен билгеләп үттеләр

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

2002 елга кадәр ул Россиянең дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итү көне дип атала. Әлеге бәйрәм илебезнең иң яшь бәйрәмнәренең берсе.

Баулының төп мәйданында бүген шәһәр һәм район иҗат коллективлары катнашында бәйрәм концерты узды. Чараны «Сувенирчики» вокаль ансамбле ачты. Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров шәһәр халкын иң мөһим дәүләт көне белән котлады.

Алга таба район башлыгы төрле тармакларда эшләүчеләргә лаеклы бүләкләр тапшырды. Россия көнендә шулай ук беренче тапкыр 14 яшькә җиткән биш кыз һәм егет үзенең төп документын алды. Паспортларны Ильяс Гозәеров һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы Игорь Садовников тапшырды.

Бәйрәм мәйданчыгында балалар рәсем ясау буенча мастер-классларда катнаша ала, ә иң кыюлары йөзләренә аквагрим ясата алды. Бәйрәм атмосферасын иҗат коллективлары үзләренең матур концерт номерлары белән тудырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International