Баулылар Сабантуй бәйрәмен билгеләп үттеләр

2024 елның 10 июне, дүшәмбе

Сабантуй күңелле һәм мавыктыргыч башланып китте. Тамашачыларны үзешчән артистлар сөендерде.  Чаллыдан чакырылган "Болгар" бию театры артистларының чыгышы да тамашачыларны битараф калдырмады.

Сабантуйны ачып, Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров барысын да уңышка нигез салу бәйрәме белән котлады һәм авыл хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Баулыларга котлаулар белән бәйрәм кунаклары да мөрәҗәгать иттеләр. Алга таба авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен, хуҗалык җитәкчеләрен, социаль өлкә хезмәткәрләрен бүләкләү булды. Аларның һәрберсе сәхнәгә күтәрелеп, лаеклы бүләк алды.

Ә шул ук вакытта зур мәйданда спорт ярышлары, конкурслар һәм халык уеннары башланды: милли көрәше, әйләнүче бүрәнә буйлап йөрү, волейбол, таяк тарту һәм башкалар. Дөрес, кайбер конкурсларны яңгыр аркасында туктатырга туры килде. Ә көрәш, җәрәхәтләрдән саклану өчен,  үлән өстендә узды.

Сабантуйда һәркем үз күңеленә якын ял таба алды. Бәйрәм дәвамында  дәртле биюләр һәм җырлар яңгырап торды, төрле көч һәм җитезлек ярышлары узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International