Гаилә елында, балаларны яклау көнендә шәһәрнең төп мәйданында бәйрәм чарасы оештырылды. Бәйрәм кунакларын Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гүзәеров котлады. Иң актив, талантлы һәм спорт сөюче балалар һәм аларның гаиләләре бу көнне Рәхмәт хатлары, дипломнар һәм мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Балалар һәм ата-аналар өчен районның иҗат коллективлары катнашында күңелле концерт программасы оештырылды. Бәйрәм дәвамында төрле мәйданчыклар эшләде, анда мавыктыргыч мастер-класслар, әдәби-уен программалары узды.
Җәйнең беренче көне һәркемгә шатлык, онытылмаслык яхшы кәеф бүләк итте.