Баулының Яңа Чүте авылында Авыл көнен билгеләп үттеләр

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

Бәйрәмне ачу тантанасында кунакларга сәламләү сүзе белән Салих авыл җирлеге башлыгы Заһит Галләметдинов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров мөрәҗәгать итте. Алга таба чараны алып баручы Йолдыз Шакирова бәйрәмнең игенчеләрен, активистларны, һәм озак еллар бергә яшәгән юбилярларны хөрмәтләү өчен сәхнәгә чакырды. 

Бәйрәмнең төп сәхнәсендә Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты артистлары, Татарстанның халык артисты Вил Усманов җитәкчелегендәге якташ артистлар чыгыш ясады. Бәйрәмнең хедлайнеры татар җырчысы Фирдүс Тямаев булды. 

Бәйрәмгә җыелучылар төрле уеннарда, конкурсларда катнашып, күңелле ял иттеләр.

Майдан уртасында малайлар, егетләр һәм өлкәннәр арасында бәйрәмнең төп бүләге – сарык өчен милли көрәш барды.

Бәйрәм мавыктыргыч һәм күңелле үтте, аның программасы кызыклы һәм бай булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International