Баулы удмуртлары Гершыд бәйрәмен билгеләп узды

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

Чара матур табигатьле елга буенда урнашкан мәйданда узды. Бәйрәмгә Татарстан, Башкортостан артистлары җыелды, ә аның төп хедлайнеры Ижевск шәһәреннән килгән «Айкай» фольклор театры булды.

Бәйрәм удмурт халкының традицияләрен күрсәткән театральләштерелгән күренеш белән ачылды. Чараның рәсми өлешен Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров дәвам итте. Ул җыелучыларны чәчү эшләре тәмамлану уңаеннан бәйрәм белән котлады.

Тантана активистларны бүләкләү белән дәвам итте. Ильяс Гозәеров, Андрей Герасимов аларга Баулы районы башлыгының Мактау грамоталарын һәм ТР удмуртларының милли-мәдәни автономиясе дипломнарын тапшырдылар.

Чара дәвамында кунаклар алдында артистлар чыгыш ясады, ә майданда төрле мәйданчыклар ачылды, уеннар, ат чабышлары оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International