ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгында түгәрәк өстәл узды, анда социаль контракт алган эшмәкәрләргә алга таба ярдәм итү мәсьәләләре каралды. Татарстанда 2023 елда социаль контрактны 5300 кеше алды, шуларның 1708дән артыгы "Минем бизнес"үзәгендә белем алган.
Татарстан Республикасында эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү 2011 елдан гамәлгә ашырыла. Социаль контракт төзеп, шәхси эшмәкәрлек, үзмәшгульлек эшен оештыруга дәүләттән 350 000 сум күләмендә ярдәм алырга мөмкин, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга - 200 000 сум.
«Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проектын тормышка ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгы һәм "Минем бизнес" үзәге социаль контрактлар алучылар өчен "Эшмәкәр әлифбасы" онлайн-укытуын бушлай үткәрә.
Уку эшмәкәрлек нигезләрен өйрәнүгә, шулай ук социаль контракт төзү өчен бизнес-план төзүгә юнәлдерелгән. Уку айга бер тапкыр уза. Катнашу өчен, МСП.рф. цифралы платформасында, теркәлергә кирәк.